10, 9 ноябрьгә һава торышы турында фараз

2019 елның 9 ноябре, шимбә

Начар метеорологик күренешләр: 8 ноябрьдә кич һәм 9 ноябрьдә төнлә Татарстан Республикасының көньяк һәм көнчыгыш районнарында урыны белән буран, бозлавык көтелә.

Аязучан болытлы һава. Төнлә кар, юеш кар; урыны белән буран, бозлавык. Көндез явым-төшемсез.

Төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, төнлә урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы -2..-5, көндез максималь һава температурасы 0..-3. Юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International