Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров нәселле терлекчелекнең торышы белән таныштырды.
Быел Баулыда берничә ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Ремонтны «Безнең ишегалды» республика программасы буенча башкарачаклар.
Татарстанның күпфункцияле үзәге (КФҮ) «Үлемсез полк» реестрын алып баруны дәвам итә.
Казанга Мәскәүдән Cavid-19 авырулы кешеләр белән бергә килгән пассажирларны үзләре турында хәбәр итәргә һәм карантин режимында яшәргә өндиләр. Коронавирус белән көрәш буенча республика штабы коронавирус белән авыручылар Татарстан башкаласына килгән рейсларны атады.
Начар метеорологик күренешләр: урыны белән бозлавык көтелә, иртән һәм көндез төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитә.
Республиканың 16 районы көзге культураларны тукландыруга кереште. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, бүген бу эшкә Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Әлки, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Теләче һәм Ютазы районнары игенчеләре керештеләр инде.
ТР Министрлар Кабинетының «Яңа коронавирус инфекциясен кертү һәм тарату куркынычларын киметү буенча өстәмә чаралар турында»гы 13 март карары нигезендә, Татарстан Республикасында эпидемиологик хәлнең катлаулануына юл куймас өчен түбәндәге таләпләр куела.
Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр көтелми.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге баулыларны эшкә чакыра.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә республика территориясендә югары әзерлек режимын кертү турында боерыкка кул куйды, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.