Казанга Мәскәүдән Cavid-19 авырулы кешеләр белән бергә килгән пассажирларны үзләре турында хәбәр итәргә һәм карантин режимында яшәргә өндиләр. Коронавирус белән көрәш буенча республика штабы коронавирус белән авыручылар Татарстан башкаласына килгән рейсларны атады.
Мәсәлән, Мәскәүдән өч авиарейс пассажирлары риск зонасында:
SU 1196 (12 мартта килде), SU 1276( 17 мартта килде), SU1278 (18 мартта килде).
Бер авыру Казанга Мәскәүдән поездда килгән:
рейс 024 М, 6 нчы вагон (18 мартта килде).
Коронавируска каршы көрәш буенча ТР Оператив штабы әлеге рейсларда килгән барлык кешене 14 көн дәвамында үз-үзеңне изоляцияләү режимында өйдә калуларын сорый. Якыннары белән элемтәләрне максималь дәрәҗәдә чикләргә, шәхси гигиена һәм дезинфекция режимын сакларга, шулай ук бинаны җилләтергә кирәк.
Югарыда аталган рейсларның пассажирлары шулай ук үзләре турында территориаль сырхауханәгә яки 8-800-222-59-00 кайнар линиясенә (8-800-222-59-00) хәбәр итүләрен сорый, ул көн саен 7.30 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр эшли. Авыру билгеләре барлыкка килгән очракта өйгә табиб чакыртырга кирәк, дип хәбәр итә "Татар-информ"МА.