МФЦда "Үлемсез полк"" акциясендә катнашу өчен фотоларны бушлай бастыралар

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Татарстанның күпфункцияле үзәге (КФҮ) «Үлемсез полк»реестрын алып баруны дәвам итә.

КФҮ Баулы филиалы хәбәр иткәнчә, һәркем 9 майда халык йөрешендә катнашу өчен туганы  -фронтовикның фотосурәтен бушлай бастыра ала. Моның өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан туганыңның фотосурәтен һәм мәгълүматларын (ФИО, туган һәм үлем датасын) тапшырырга кирәк. Эшкәртелгән фотосурәт А4 форматында бастырыла.

Баннерны рәсмиләштерү өчен алдан мөрәҗәгать итү яхшырак, чөнки фотографияләр республиканың барлык КФҮләрендә кабул ителә, ләкин бары тик Казанда гына бастырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International