Рөстәм Миңнеханов Covid-19 аркасында Татарстан территориясендә югары әзерлек режимын кертте

2020 елның 20 марты, җомга

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә республика территориясендә югары әзерлек режимын кертү турында боерыкка кул куйды, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

"Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче системасы идарәсе органнары һәм көчләре өчен 2020 елның 19 мартыннан югары әзерлек режимын кертергә ", — диелә документта.

Күрсәтмәне гамәлгә ашыруны Татарстан Республикасы Премьер-министры контрольдә тота.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International