Күпфункцияле үзәк кабул итүгә медицина битлекләрендә килергә кирәклеге турында искә төшерә.
Баулы районында яшәүче авыру йоктырган кеше аннан алда авырган кешенең контактлар төркемендә булган.
23 апрельдән тәүлек буе эшләү хокукы даруханәләрдә генә калачак.
Бүген Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин район хезмәтләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында дистанцион режимда аппарат киңәшмәсен үткәрде.
Начар метеорологик күренешләр: көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр, аерым районнарда кыска вакытлы буран, төнлә һәм иртән юлларда бозлавык.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 22 апрельдә кичен, 23 апрель көне буе көчле җил көтелә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында дача сезоны башлануга әзерләнү буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.
Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов коронавирус эпидемиясе шартларында терлекчелек һәм эшкәртү предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итүгә багышланган киңәшмә уздырды. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм итү өчен грантлар бирүгә мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь суммасы 5 млн сум булачак. Төп таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгы оешуга 2 елдан артык булмаска тиеш.
ГТО нормативларын үтәгән укучыларга значёклар Баулыга кайтты. Аларны үз-үзеңне изоляцияләү чоры тәмамланганнан соң тапшырачаклар.