Сәүдә объектларының эш вакыты чикләнә

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

23 апрельдән тәүлек буе эшләү хокукы даруханәләрдә генә калачак. Кибетләр һәм башка эшли торган оешмалар 22.00-дән 6.00-га кадәр тәнәфес ясарга тиеш булачак. Тиешле карарны ТР Министрлар Кабинеты кабул итте. Бүген бу хакта коронавирус таралуга каршы тору буенча штаб утырышында Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Александр Мищихин хәбәр итте. 

Шулай итеп, баулылар төнге вакытта азык-төлек сатып алу өчен урамга чыга алмыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International