Баулы районы башлыгы аппарат киңәшмәсен дистанцион режимда үткәрде

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Бүген Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин район хезмәтләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында дистанцион режимда аппарат киңәшмәсен үткәрде.

Видеоконференцэлемтә режимында бүген дәресләр һәм лекцияләр гына түгел, киңәшмәләр дә уза.

Хәзер район башлыгы Рамил Гатиятуллин җитәкчеләр белән оператив киңәшмәләрне Zoom платформасында үткәрә. Эш кабинетыннан чыкмыйча, төрле хезмәтләр җитәкчеләре райондагы оператив хәлләр турында хәбәр итәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International