Баулы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Баулы районының 544 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы кыңгырау онлайн форматта узды.

Гадәти булмаган уку елы шулай ук гадәти булмаган рәвештә тәмамланды. Чөнки соңгы кыңгырау тарихта беренче тапкыр онлайн узды.

5нче мәктәптә узган бәйрәмдә Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да катнашты. Ул балаларны бу истәлекле көн белән котлады һәм барлык башлангычларында уңышлар теләде. Мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева да үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Бәйрәм тантаналы һәм дулкынландыргыч булды. Мәктәпләрдә үз кабинетларыннан соңгы кыңгырау мәктәп директорлары бирде.
Тулырак мәгълүмат: http://bavly-tat.ru/news/obrazovanie/dlya-bavlinskikh-vypusknikov-prozvenel-posledniy-zvonok

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International