Татарстан Росреестры гражданнар өчен онлайн-консультацияләр үткәрә

2020 елның 29 мае, җомга

Татарстан Росреестры чираттагы видео аша кабул итүне. Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Лилия Борһанова онлайн-консультация барышында Лаеш районында яшәүченең җир кишәрлегенә милек хокукын дәүләт теркәве белән бәйле соравына җавап бирде.

Видео-кабул итү хезмәтенең бәхәссез плюсы - мөрәҗәгать итүчеләр белән оператив хезмәттәшлек итү. Видео аша кабул итү барышында алар, өйдән яки эш урыныннан китмичә, үзләрен кызыксындырган сорауларга аңлатмалар алырга мөмкин.
Гражданга видео аша кабул итү хезмәтеннән файдалану өчен нәрсә кирәк соң?

Онлайн мөрәҗәгатьләр Skype программасы аша кабул ителә, шуңа аны үзенең өй яки эш компьютерыңда урнаштырырга кирәк. Видео аша кабул итү электрон адреска алдан гариза буенча үткәрелә (skype@rosreestr.org). Видео аша кабул итүгә гариза рәсмиләштереп, үз исемеңне, логиныңны, телефон номерын (өй яки кесә телефонын), e-mail (электрон адрес) күрсәтергә, шулай ук кыскача сораувыңны язарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International