7 март кичендә, 8 март көнне төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә буран, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарлану көтелә; юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре булачак.
7 мартта төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә
26 февральдән 2 мартка кадәр Мәскәүдә “Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә проектларга ярдәм” юнәлеше буенча Россия президенты Гранты кысаларында “Роза ветров” XXVI Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсының финал туры узды, анда Баулы балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнашты.
Татарстан Республикасында туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында китапханәдә татар популяр шагыйрьләренә һәм язучыларына багышланган китаплар күргәзмәсе оештырылды.
1нче шәһәр китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Анда "Здравушка" клубына килүчеләр катнашты.
Герой татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында, ТРда туган тел һәм халык бердәмлеге елы кысаларында, 1нче мәктәптә Муса Җәлил әсәрләрен иң матур укуга конкурс узды.
Баулы муниципаль районы делегациясе 5 мартта Казан шәһәрендә “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенә йомгак ясау чараларында катнашты.
8 март алдыннан Баулы районы инвалидлар җәмгыяте (җитәкчесе Валентина Белова) район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә ТРда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган “Сезгә сокланырга рөхсәт итегез!” дигән конкурс үткәрделәр.
Бөгелмәдә күрү буенча инвалидлар арасында чаңгыда йөрү буенча республика ярышлары узды. Анда Баулы җирле оешмасы да актив катнашты.