Муса Җәлил әсәрләрен матур итеп уку бәйгесе узган

2021 елның 5 марты, җомга

Герой татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында, ТРда туган тел һәм халык бердәмлеге елы кысаларында, 1нче мәктәптә Муса Җәлил әсәрләрен иң матур укуга конкурс узды.

Конкурс укучыларны Россия һәм татар халкының мәдәни һәм тарихи мирасына якынайту, талантлы балаларны ачыклау һәм бүләкләү максатыннан оештырылды.
Конкурста 1-8 нче сыйныфларда белем алучы 24 укучы катнашты.
Жюри укуның сәнгатьлелеген, сөйләм культурасын, сәхнә осталыгын бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International