Баулы музыкантлары дәрәҗәле конкурс лауреатлары булдылар

2021 елның 5 марты, җомга

26 февральдән 2 мартка кадәр Мәскәүдә “Мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә проектларга ярдәм” юнәлеше буенча Россия президенты Гранты кысаларында “Роза ветров” XXVI Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсының финал туры узды, анда Баулы балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнашты.

Сабрина Сафиуллина һәм Александра Шевелёва дуэты "Инструменталь музыка, фортепиано ансамбле (кече форма), профессиональ белем" номинациясендә III премия Лауреаты исеменә лаек булган.

Кызларның укытучысы Ирина Гайфуллинага Россиянең балалар иҗаты үсешенә керткән өлеше өчен диплом тапшырылган.

Баулы Егор Елохин (балалайка классы, укытучысы Марина Епишкина, концертмейстер Влада Овчинникова) конкурста онлайн форматта катнашкан. Ул шулай ук III премия лауреаты исеменә лаек булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International