1нче шәһәр китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Анда "Здравушка" клубына килүчеләр катнашты.
Хатын-кызлар өчен "Здравушка" сәламәт яшәү рәвеше клубы 2010 елда шәһәрнең түбәнге өлешендәген китапханә базасында оештырылган.
Аның җитәкчесе Василә Гафиятова клубның эше турында сөйләде.
“Без атнага ике тапкыр очрашабыз. Бәйрәмнәр, туган көннәр үткәрәбез, чәй эчәбез, шулай ук физик культура белән шөгыльләнәбез. Хәтта пандемия чорында да без бу клубта булдык, һәрвакыт туганнарыбыз кебек аралаштык, - дип уртаклашты Вәсилә Гафиятова.
Чара барышында музыкаль котлаулар яңгырады. Яраткан җырларын Римма Яруллина, Нурия Вакилова башкарды, шулай ук 1нче шәһәр мәктәбе укучыларының “Феерия” хореография студиясе һәм “Кояшлы куян” вокаль ансамбле чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Төрле конкурслар оештырылды, аларда барлык кунаклар да актив катнашты.