ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

1 июльдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә кыска вакытлы яңгырлар, көчле яңгырлар, локаль боз явуы көтелә.

9 июньнән Баулыда «Мәдәни мохит» старт алды. Баулылар яраткан проект яңадан вакытны кызыклы һәм саф һавада файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.

«Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе «Мой бизнес» үзәге кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итә.


29
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Яшь белгечләр өчен торак сатып алуга дәүләт ярдәмен ничек алырга? «Авыл территорияләрен үстерү» программасы буенча торак бәясенең 80%ын тәшкил иткән субсидияне ничек алырга? “Ватан” яшьләр клубында әлеге һәм башка сорауларга җаваплар белән кызыксынган кешеләр җыелды.

Районыбызда яшәүче 5106 кеше коронавируска каршы прививка ясады, бу планның 31,4 процентын тәшкил итә. Билгеле булганча, коллектив иммунитетка ирешү өчен халыкның 60 проценты вакцина ясату кирәк.

Урманнарда янгын куркынычы югары.

29 июнь кичендә, 30 июль төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле, бозлы яңгырлар, көчле җил көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка киңәш итә:

Һава шартлары начарайган очракта, урамда булганда, электр линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналар белән янәшә, шулай ук йорт карнизларыннан, реклама стендларыннан һәм растяжкалардан, навеслар һәм черек агач кәүсәләреннән ераграк торыгыз. Җәрәхәтләр алмас өчен, җил көчәйгән очракта, подъездга яки бинаның подвалына качарга кирәк.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил чыкканда урамда булсагыз, подъездга кереп качарга киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башкалар төшәргә мөмкин.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

6. Җил ваткан пыяла куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Барлык тәрәзәләрне тыгыз ябарга, балкон һәм лоджияләрдән очып төшәрлек предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт  «101,112» номерларына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Бүген, 29 июньдә, 11.00-13.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча идарәсе башлыгы Роза Рифкать кызы Килькеева шәхси кабул итү уздырачак.


28
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

29 июнь көнне Татарстанда көчле җил чыгуы ихтимал. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International