Яшь белгечләр өчен торак сатып алуга дәүләт ярдәмен ничек алырга? «Авыл территорияләрен үстерү» программасы буенча торак бәясенең 80%ын тәшкил иткән субсидияне ничек алырга? “Ватан” яшьләр клубында әлеге һәм башка сорауларга җаваплар белән кызыксынган кешеләр җыелды.
Очрашу онлайн форматта узган. Министрлыклар белгечләре торак сатып алуда ярдәм итүче программалар турында сөйләделәр.
Чарада, мәсәлән, укытучыларга ярдәм итү программалары, торак шартларын яхшырту өчен исәпкә кую процедурасын цифрлаштыру һәм гадиләштерү турында сөйләделәр.
- Баулы районында ел саен “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” федераль программасы финанслана, программаның шарты - авылда эшләү һәм яшәү, - дип сөйләде ипотека буенча баш белгеч Гүзәл Хисамиева.
Белгеч сүзләренә караганда, 2006 елдан әлеге программадан Баулы районының 180 яшь гаиләсе файдаланган.