Баулыда яңадан "Мәдәни мохит" проекты тормышка ашырыла

2021 елның 30 июне, чәршәмбе

9 июньнән Баулыда «Мәдәни мохит» старт алды. Баулылар яраткан проект яңадан вакытны кызыклы һәм саф һавада файдалы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.

Бүген Җиңү һәм Хезмәт даны паркында бик күңелле һәм кызыклы чаралар узды. Биредә, берничә мәйданчыкта, төрле "утраучыклар" оештырылды. Паркка килгән һәркем үз зәвыгына нидер таба алган.

Мисал өчен, музыка мәктәбе янәшәсендә зур булмаган мультипликация батлы оештырдылар. 

Паркта агач күләгәсендә Фәнис Яруллина музее хезмәткәрләре урнашты. Биредә балалар өчен “Фәнис Яруллинның кабатланмас таланты” дип исемләнгән музей сәгате үткәрелде. Балалар танылган шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шулай ук зур булмаган театральләштерелгән тамаша карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International