Баулылар арасында прививка ясатырга теләүчеләр арткан

2021 елның 29 июне, сишәмбе

Районыбызда яшәүче 5106 кеше коронавируска каршы прививка ясады, бу планның 31,4 процентын тәшкил итә. Билгеле булганча, коллектив иммунитетка ирешү өчен халыкның 60 проценты вакцина ясату кирәк.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Глеб Алексеев билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта вакцинацияләнергә теләүчеләр саны арткан. Үткән атнада медикларның күчмә бригадалары өч предприятиегә барган. Баш табиб сүзләренчә, дүшәмбе көнне район хастаханәсенә 400 доза вакцинаның чираттагы партиясе кайткан, вакцина җитмәү проблемасы юк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International