ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2021 ел
җомга

Бу атнада район хастаханәсенә 510 доза вакцина кайтарылды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү көнендә Баулы районында күркәм вакыйга булды. Илүсә Вәсил кызы үзенең юбилее көнендә кыз бала тудырды. Шул рәвешле Альберт һәм Илүсә Сәетовлар гаиләсе күп балалы статусы алды. Нәнинең абыйлары - тугыз яшьлек Аяз һәм җиде яшьлек Рияз сеңлеләре тууга бик шат.

Урманда янгын чыкканда һәм суда булганда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча белешмәлекләр.


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Яшь һәм яңа гына эш башлаган эшмәкәрләр өчен бушлай онлайн-консультацияләр "Яшьләр дөньясы" үзәгендә узачак.


7
июль, 2021 ел
чәршәмбе

27 июльдә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Петровна Борисова коммуналь хезмәтләргә бәяләр һәм тарифлар билгеләү мәсьәләләре буенча гражданнарны шәхси кабул итү уздырачак.


5
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Тискәре күренешләр фаразланмый.

Ел саен, тәрәзәдән егылып төшү аркасында, бик күп балалар һәлак була. Күп кенә ата-аналар ачык тәрәзәнең бала өчен куркыныч булуын оныталар.

Халыкны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүгә юнәлтелгән чара "Нефтьче" стадионында узды, анда төрле яшьтәге шәһәр халкы актив катнашты.

Баулы район ГХАТ бүлегендә июнь аенда 15 туу турында акт теркәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International