Баулы районында “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көнендә матур вакыйга булды

2021 елның 9 июле, җомга

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү көнендә Баулы районында күркәм вакыйга булды. Илүсә Вәсил кызы үзенең юбилее көнендә кыз бала тудырды. Шул рәвешле Альберт һәм Илүсә Сәетовлар гаиләсе күп балалы статусы алды. Нәнинең абыйлары - тугыз яшьлек Аяз һәм җиде яшьлек Рияз сеңлеләре тууга бик шат.

Бала тудыру йортында яшь әнине район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ильмира Илдус кызы Хөснуллина, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Сирена Тимерхан кызы Мөрсәлимова, баш табиб урынбасары Әлфия Шамил кызы Макаримова котладылар. Илүсә Вәсил кызы бала тудыру бүлегенең барлык персоналына һөнәри осталыклары һәм игелекле мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International