Баулы үзәк хастаханәсенә "КовиВак" вакцина партиясе кайтты

2021 елның 9 июле, җомга

Бу атнада район хастаханәсенә 510 доза вакцина кайтарылды.

Үзәк район хастаханәсе мәгълүматына караганда, "Гам-Ковид-Вак" ның 500 дозасы һәм "КовиВак" ның 10 дозасы кайтарылган. Бүгенге көндә вакцинаның беренче һәм икенче компонентлары 4419 кешегә кадатылган. Беренче компонент - 5998 кешегә.

Якын арада тагын 300 доза вакцина килүе көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International