Яшь һәм яңа гына эш башлаган эшмәкәрләр өчен бушлай онлайн-консультацияләр "Яшьләр дөньясы" үзәгендә узачак.
“Яшьләр дөньясы” күппрофильле яшьләр үзәге каршындагы яшь эшкуар мәктәбе яшь эшмәкәрләр, шулай ук үз эшен алып барырга ниятләүче 16 яшьтән өлкәнрәкләр өчен бушлай онлайн-консультацияләр үткәрә.
Консультация юнәлешләре:
- эшкуарлык эшчәнлегендә беренче адымнар;
- эш башлап җибәргән эшкуарларга ярдәм;
- документларны рәсмиләштерүдә ярдәм;
- белгечләр белән консультация барышында ярдәм итү һәм башкалар.
