ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
  “Минем сөекле җәнлегем” фотосурәтләр конкурсына йомгак ясалды. Призлы урыннарны Баулы шәһәренең 6нчы мәктәбе укытучылары Гүзәл Мохтарова һәм Зилә Тимаева яуладылар.

22
декабрь, 2013 ел
якшәмбе
Татарстан авыл хуҗалыгының яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык республика конкурсында унбиш җиңүченең өчесе – баулылылар. Алар “Иң яхшы ветеринар табиб”  һәм “Иң яхшы механизатор” номинацияләрендә бүләкләнделәр.

21
декабрь, 2013 ел
шимбә
“Челтәр компаниясе” ААҖнең Бөгелмә электр челтәрләре тармагы булган Баулы электр челтәрләре – безнең районны электр энергиясе белән тәэмин итүче бердәнбер оешма. Директор Марат Фәхриев җитәкчелегендәге бу коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, районда һәм шәһәрдә электр энергиясе белән тәэмин итү сыйфаты елдан-ел яхшыра.

20
декабрь, 2013 ел
җомга
Баулы шәһәренең Серафим Саровский чиркәвенә шимбә, 21 декабрьдә изге Матрона Московская ковчегы киләчәк.
19 декабрьдә “УНИКС” концертлар залында традицион “Татарстанның спорт ышанычлары” яңа ел кичәсе узды. Биредә 2013 елдагы ярышлар нәтиҗәләре буенча иң яхшы спортчылар һәм тренерлар, “2013 ел Универсиадасын каршылыйбыз” конкурсы катнашучылары бүләкләнде.

18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Пиротехниканы бары махсус мәйданчыкларда гына кулланырга ярый. Бу кагыйдәне бозучыларга зур штраф яный – гражданнарга дүрт мең сумнан башлап, юридик затларга миллион ярымга кадәр.

17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
21 декабрьдә Октябрь мәйданында бәйрәм алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.

16
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
16 һәм 17 декабрьдә халыкка юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча хокук ярдәме күрсәтү максатында Казанда “кайнар линия” эшләячәк.
2-нче санлы балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе тарафыннан оештырылган турнир Баулы шәһәренең универсаль спорт залында узды. Ярышларда Татарстанның Баулы, Ютазы районнары, Башкортстанның Туймазы, Октябрьский шәһәрләре спортсменнары катнашты.
Биш ел туктап торганнан соң район үзәк хастаханәсенең профсоюз комитеты инициативасы белн шәфкать туташлары арасында һөнәри осталык конкурсын уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International