Баулылылар авыл хуҗалыгының яшь хезмәткәрләре республика конкурсында бүләкләнделәр

2013 елның 22 декабре, якшәмбе

Республика авыл хуҗалыгының яшь хезмәткәрләре арасында Казанда “Һөнәре буенча иң яхшысы” конкурсы узды. Һәр номинациядә өч җиңүче билгеләнде. Бу конкурс Татарстан авыл хуҗалыгының яшь хезмәткәрләре арасында беренче мәртәбә генә уздырыла.

Бүләкләнүчеләр арасында өч баулылы да бар. “Иң яхшы ветеринар табиб” номинациясендә “Колос” кооперативының 32 яшьлек Николай Куницын җиңгән, өченче урынны – “Николашкино” җәмгыятеннән 30-яшьлек Марат Белалов алган. “Иң яхшы механизатор” номинациясендә “Николашкино” җәмгыятеннән 25 яшьлек Дмитрий Никулин җиңде.


Азат ЗИННУРОВ, "Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International