Татарстан президенты указы буенча шәһәр һәм район хакимиятләренә фейерверкларны ату өчен махсус мәйданчыклар булдырырга кушылган. Салютны предприятиеләрдән бер чакрым радиуста һәм торак йортлардан өч йөз метрдан да якында атарга ярамый. Шәһәр башкарма комитеты Баулыда пиротехника куллану өчен ике урын билгеләде – Первомайская һәм Мира урамнары чатындагы яңа ел шәһәрчеге һәм “Ватан” клубы янында.