Баулы электромонтёрлары һәрвакыт сакта

2013 елның 21 декабре, шимбә

Баулы подстанцияләр төркеменә шәһәрне һәм районны, шулай ук “Баулынефть” һәм “Туймазынефть” кебек эре нефть чыгару предприятиеләрен электр белән тәэмин итүче 11 подстанциягә хезмәт күрсәтү бурычы йөкләнгән.

– Безнең алга куелган төп бурыч – кулланучыларны электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү, – ди Баулы подстанцияләр төркеме начальнигы Николай Захаров. – Безнең төркемгә 19 кеше керә – 17 электромонтёр һәм ике слесарь-ремонтчы. Алар оператив төстә юлга чыгарга әзер торучы ремонт бригадаларына бүленәләр һәм график буенча тәүлек әйләнәсе дежур торалар. Диспетчер пультында электр белән тәэмин итү системасында төзексезлек булуы турында мәгълүмат барлыкка килү белән, алар шунда ук сигнал килгән урынга баралар, электр энергиясе белән тәэмин итү өзелү сәбәпләрен ачыклыйлар һәм ашыгыч рәвештә төзәтү эшенә керешәләр.
Моннан тыш, төркем подстанцияләргә агымдагы хезмәт күрсәтү белән дә шөгыльләнә, аларның эшкә сәләтлелеген һәм куркынычсызлыгын арттыру өстендә эшли.
– Иң беренче чиратта безнең эш объектларның ышанычлылыгын арттыруга юнәлтелгән. Без, профилактика эше алып барып, киләчәктә авариягә сәбәп булырлык төзексезлекләрне алдан күреп, вакытында төзәтү бик әһәмиятле, дип саныйбыз. Барысы да төп-төгәл, табиблардагыча, – ди Николай Захаров. – Әгәр дә инде һава торышына яки кеше факторына бәйле аварияләр килеп чыга икән (еш кына линияләрдә аварияләргә электр баганаларына автотранспорт чаралары бәрелү сәбәп була), без ашыгыч рәвештә авария булган урынга чыгарга һәрвакыт әзер.
Предприятие җитәкчелеге үзен подстанцияләр төркеме начальнигы итеп билгеләгәнчегә кадәр Николай Иванович электромонтёр булып эшләгән һәм үзен максатчан, ышанычлы, оештыру сәлатенә ия  кеше итеп күрсәткән.
– Безнең эштә очраклы кешеләр була алмый, – ди ул. – Монда ышанычсыз булып булмый. Ел саен безнең хезмәткәрләр, үз һөнәрләрен башкарырга лаеклы булуларын раслау өчен, имтиханнар бирәләр. Куркынычсызлык техникасы, хезмәтне саклау, техник эксплуатацияләү кагыйдәләре, электротехник җиһазларның төзелеше буенча сынау үтәләр. Очраклы кешеләр, коллектив әгъзасы булып өлгергәнче үк, безнең сафлардан төшеп кала. Ә бүген эшләүчеләр – чын профессионаллар. Коллективтагы һәрбер кешене бары тик яхшы яктан гына билгеләп үтәргә була.
Ул бигрәк тә иң тәҗрибәле, яшьләр өчен остаз булган Олег Четвертаков һәм Николай Бельский турында бик җылы фикерләр әйтте.

 

 

"Хезмәткә дан"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International