ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Баулы районындагы Новозареченск поселогында яшәүче Фәзуллина Г.Ф. 90 яшен үткәрә.
Татарстанда 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен яңа тарифлар кертелде. Яңа саннар белән түләү кәгазьләрен августта гына алачакбыз. БАРЫСЫ бүлегендәге сумма уртача 4,5 процентка үсәчәк.
Бразилиядә футбол буенча уза торган дөнья чемпионатында Россия җыелма командасының беренче матчы алдыннан “Хезмәткә дан” газетасының bavly-tat.ru сайтында “Россия – Көньяк Корея: сезнең фараз” дигән конкурс оештырылды. Конкурста ике дистәдән артык кеше катнашты. Дөрес вариантны матч башланырга берничә сәгать кала бары бер кеше генә юллады.

30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
27 июнь көнне Кзыл Яр авылыннан “Нәүрүз” фольклор халык ансамбле Регионнар арасында үткәрелә торган «Чатыр тауда җыен» төрек халыклар фольклор фестивалендә катнашты.

29
июнь, 2014 ел
якшәмбе

Районыбыз авылларында терлек азыгы әзерләү бара.

Бу көннәрдә аграрийларның төп бурычы - терлек азыгы әзерләү. 26 июньгә бирел­гән мәгълүматлар буенча, Баулы районы хуҗалыкларында бер баш шартлы терлеккә 3,19 центнер берәмлек азык җитештерелгән (республика буенча - 4,75).

Россиядә уйлап табучы һәм раци­онализатор көне билгеләп үтелә. Бу эштә Баулы нефтьчеләре активлык күрсәтә

28
июнь, 2014 ел
шимбә

Кичә безнең илебезнең күп регионнарында җәйнең иң төп спорт чарасы - Бөтенроссия олимпия көне булып узды. Ул көн Россия җыелмасына багышланды. Ләкин баулылар Бразилиядәге дөнья чемпионаты турында онытмадылар. Футбол буенча турнир авыл җирлеге футболистлары арасында үтте, дип хәбәр итә “Хезмәткә дан” гаҗите.


27
июнь, 2014 ел
җомга
Баулылылар чүп-чар һәм канализация торбалары буенча зарлана.

25
июнь, 2014 ел
чәршәмбе

Сәламәт яшәү рәвеше бүгенгә - вакыт таләбе.Сәламәт кеше булу хәзер дәрәҗәле һәм модага кергән. Нәкъ шул темага 24 июнь көнне Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Сәламәтлек сукмагыннан сәяхәт” дип исемләнгән телдән журнал багышладылар. Аның катнашучылары приют тәрбияләнүчеләре.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International