27 июнь көнне Кзыл Яр авылыннан “Нәүрүз” фольклор халык ансамбле Регионнар арасында үткәрелә торган «Чатыр тауда җыен» төрек халыклар фольклор фестивалендә катнашты. Бу чара Азнакай шәһәрендә үткәрелде. 19 коллектив арасында безнең район артистлары лауреат исеменә лаек булдылар. “Нәүрүз” ансамбленә истәлекле бүләкләр һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.