Баулылылар «Халык контроленә» яза

2014 елның 27 июне, җомга
“Халык контроле” мәгълүмат системасына Баулы халкы чүп-чарга зарланып язуын дәвам итә. Мәсәлән, июньдә Ася исемле кеше Набережная урамында чүп-чарның вакытында чыгарылмавын, санитария кагыйдәләренә туры килми торган хәл килеп чыгуын, янгын куркынычы янавын хәбәр иткән. Ключевая урамында яшәүче икенче бер райондашыбыз таудан канализация сулары агып төшүеннән, начар ис булуыннан зарланган. Хәбәрләргә өстәп фотосурәтләр дә җибәрелгән. Хакимият вәкилләре әлеге мөрәҗәгатьләргә җавап биргән, алар “хәл ителгән” статусы алган.


"Хезмәткә дан"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International