Покровский Урыстамак авылы җирлегендә шәхси хуҗалыкларда 567 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 133 сыер, шулай ук 360 баш сарык асрыйлар. Халык печәнне яланнардан әзерли, үз участокларындагы күпьеллык үләнне дә чаба, нигездә, бәрәңге мәйданнары хәзер киметелә. Җирлек җитәкчесе сүзләренчә, халык печәнне үз көче белән әзерли, үз транспортында алып кайта (шәхси хуҗалыкларда кырыктан артык трактор исәпләнә). Үз транспорты булмаганнар хуҗалык җитәкчесенә мөрәҗәгать итә.