ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2016 ел
якшәмбе

2016 елның 3 гыйнварында Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә  яңа елда беренче булып туган баланы теркәделәр. 1 гыйнварда Айдар һәм Алсу Мухамадиевлар гаиләсендә икенче уллары Әмин туды.


2
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

Ветеранга Путинның котлау хаты тапшырылды. 


1
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Татар Кандызы авылының мәдәният йортында балалар өчен чыршы бәйрәме оештырылды. Бәйрәмгә балалар, ата-аналар килде. 


31
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 31 декабрендә Баулы  муниципаль районының ГХАТ бүлегендә узып баручы елның соңгы парларың никахлары теркәлде.  Яшьләр Кыш Бабайдан да котлаулар һәм бүләкләр кабул иттеләр.

2015 ел тарихта калып бара. Яңа ел – барыбызның да яраткан бәйрәме якынлаша. Ул игелек, күңел җылысы, хыял-теләкләрнең чынга ашуына өмет белән тулы бәйрәм.


23
декабрь, 2015 ел
чәршәмбе

Кырымсарай интернат-йортында гомер итүчеләрне бүген Баулы районы җитәкчеләре тәбрикләде.

Килгән кунакларны ишегалдына үзе чыгып каршы ала, капкага кадәр озатып кала ул. Сүзебез Баулы шәһәрендә гомер итүче Фәгыйлә Гыймазетдин кызы Галиәхмәтова хакында. Бүген аны 90 яше белән тәбрик итәргә район башлыгы урынбасары Миннефоат Хәсиятуллин, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Аджалова  өенә бардылар.

Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә “Яраткан йөрәктән, яхшы эшләр” логотибы белән, йөрәк формасында ясалган куб куелган иде. Акцияның максаты- Татарстан Республикасы балалар хосписы пациентларына ярдәм күрсәтү.


18
декабрь, 2015 ел
җомга

Бүген шәһәребезнең мәдәният йортында инвалидлар җәмгыяте район мөхтәсибәте белән берлектә Мәүлидкә багышланган чара узды.


17
декабрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

ГХАТ хезмәткәрләренең профессиональ бәйрәме алдыннан Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә районыбызның  23 мәктәп укучысына  тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International