2016 елның 3 гыйнварында Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә яңа елда беренче булып туган баланы теркәделәр. 1 гыйнварда Айдар һәм Алсу Мухамадиевлар гаиләсендә икенче уллары Әмин туды.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова бәхетле әтине ихлас котлады һәм баланың беренче документын- туу турында таныклык тапшырды.