ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2019 ел
сишәмбе

Республикада  2019 елгы  уңышны  җыеп алуга  һәм  туфракны  төп  эшкәртүгә  әзерлек  буенча  АПК предприятиеләре арасында  конкурпс  башланды.    Конкурсның  максаты  – ашлык  җыю  комбайннары  паркын, башка  авыл  хуҗалыгы  техникасын  һәм  хуҗалыкларның  ындыр  табагы  җайланмаларын    урып-җыю кампаниясенә вакытында  һәм сыйфатлы  әзерләүне,   шулай  ук  туфракны  төп  эшкәртү  агрегатларын  әзерләүне   тәэмин  итү. 

Начар  метеорологик күренешләр: 17 июльдә көндез һәм кичен Татарстанда урыны белән яшенле яңгыр, көчле җил.

"ЗАГС бердәм дәүләт реестры" ФГИС эше вакытлыча тукталып тора.


15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Нина Ермакова гомер буе Фома авылында яшәгән. Ә соңгы елларда кызы Татьяна Михайловна янында Октябрьский шәһәрендә яши. Бүген ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Баулы прокуратурасы кисәтә

Баулыда ел саен үткәрелә торган «Автоледи – 2019» машина йөртү осталыгы конкурсы узды, анда гүзәл хатын-кызлар автомобиль йөртүдә ир-атлардан бер дә калышмауларын исбатладылар.

Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  җомга көнне  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  авылда  кече  хуҗалыклар  белән эшләү  турында  сөйләде.  

2019 елның 31 июлендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнарны видеоэлемтә режимында шәхси кабул итүе планлаштырылган.

Яңа салым режимына күчү яңа эш башлаучы бизнесменнар өчен салым салуның ташламалы шартларын булдыра, салым һәм бухгалтерлык хисаплылыгын тапшырудан, керемнәр һәм чыгымнар китабын алып барудан азат итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International