10 июльдә полиция бүлегенең дежур бүлегенә Баулы шәһәрендә яшәүче хатыныннан фатирында 6000 сумга газоанализатор урнаштырылуы турында хәбәр килде.
11 июльдә дежур частька бер хатын-кыз әнисе фатирына одеяло сатып алырга тәкъдим иткән билгесез зат керүен, аннан соң 20 000 сум югалуын хәбәр итте.
12 июльдә Пушкин урамындагы бер йортның фатир хуҗасыннан фатирда билгесез затлар газ анализаторы куюы турында хәбәр килде.
13 июльдә полициягә 70 яшьлек пенсионер ханымнан югары бәягә газоанализатор сатулары турында тагын бер хәбәр килде.
Полиция бүлегенә көн саен шундый хәбәрләр килә. Хәбәрләрдән күренгәнчә, кешеләр, нигездә, кыйммәткә товар сатып алгач мөрәҗәгать итә. Сатучылар, кагыйдә буларак, аны рекламалый, тик сатып алырга беркемне дә мәҗбүр итми.
Шәһәр прокуратурасы товарны өйгә китерү – шулай ук акча тора торган хезмәт, дип кисәтә, шуңа күрә йортка китерелгән товар сәүдә челтәрләрендәгегә караганда арзанрак була алмый.
Югарыда бәян ителгәннәрне исәпкә алып, баулылыларга «сукбай» сатучылар тәкъдим иткән әйберләрне шунда ук сатып алмаска киңәш итәбез, башта туганнар, балалар белән киңәшләшергә, товарның бәясен ачыкларга һәм соңыннан гына карар кабул итәргә кирәк.
Шәһәр прокуратурасы матбугат төркеме