Үзмәшгульлек - ташламалы шартларда салым салуның яңа режимы

2019 елның 15 июле, дүшәмбе

Яңа салым режимына күчү яңа эш башлаучы бизнесменнар өчен салым салуның ташламалы шартларын булдыра, салым һәм бухгалтерлык хисаплылыгын тапшырудан, керемнәр һәм чыгымнар китабын алып барудан азат итә. Ул теркәлү һәм салым исәбенә куюның, заказчылар белән эшләү, исәпләнгән салымнар түләү һәм Федераль салым хезмәте белән хезмәттәшлек итүнең гади һәм аңлаешлы системасын күздә тота.

Үзмәшгуль гражданнар белән эшләүче эшмәкәрләр хисап бирү һәм алар буенча физик затлар кеременә салым түләүдән азат ителәләр. Алар үзмәшгульләрнең формалаштырылган чекларын үз чыгымнарында исәпкә алырга мөмкин. Моннан тыш, әлеге салым режимы кысаларында алыш-биреш үзе дә, шулай ук башкаручы һәм заказчының мәнфәгатьләре дә якланган.

Яңа салым режимыннан керемнәре күләме ел дәвамында 2,4 млн.сумнан артмаган физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр файдалана ала.

Күпләр өчен үзмәшгульлек - яхшы старт, шулай куркынычсыз табыш алу  мөмкинлеге. Керемнәрне законаштыру һәм керем турында белешмә алу мөмкинлеге торак, уку һәм башкага кредит алырга ярдәм итә.

Бүгенге көндә Татарстанда 18 меңнән артык үзмәшгуль гражданнар теркәлгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International