Баулыда ел саен үткәрелә торган «Автоледи – 2019» машина йөртү осталыгы конкурсы узды, анда гүзәл хатын-кызлар автомобиль йөртүдә ир-атлардан бер дә калышмауларын исбатладылар.
Быел конкурста катнашуга 12 кыз гариза биргән, бу узган ел белән чагыштырганда шактый күбрәк.
Конкурс теоретик һәм гамәли өлешләрдән торды. Икенчесендә кызлар машинаны ышанычлы йөртүләрен, осталыкларын күрсәттеләр.
Оештыручылар конкурсның теоретик һәм гамәли этаплары өчен балларны исәпләп, җиңүчене билгеләде. Ул узган елда да бәйгедә җиңү яулаган Теребенина Саманта булды.
Призлы урыннарны алган барлык катнашучыларга дипломнар һәм чәчәкләр тапшырылды. Ә җиңүчегә автомобиль компрессоры бүләк ителде. Ул ярышларның республика этабында Казанда Баулы данын яклаячак.
Чыганак: bavly-inform