ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика  конкурсына гаризалар кабул  итә  башлады,  ул  авылда  квалификацияле    хезмәткәрләрнең  статусын  һәм  абруен  күтәрү  максатында  оештырыла. 


21
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

19 октябрьдә Санкт-Петербургта   Хәсән базарында  “Уңыш  - 2019” бәйрәме  кысаларында     “Татар  утары”  павильонын  ачу  тантанасы  узды.    

2019 елның 9 аенда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан эскроу счетлары механизмын кулланып өлешләп катнашу буенча 637 килешү теркәлгән.

Терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  9 айлык эшенә  йомгаклар  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров сөйләде.  

2019 елның 26 июлендәге 216-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә транспорт чарасы белән идарә итү һәм ял итү вакытының Россия Федерациясе норматив хокукый актларында билгеләнгән нормаларын үтәмәгән яисә транспорт чарасы белән идарә итү һәм ял итү вакыты өлешендә машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын бозган өчен административ штраф салына.

Начар метеорологик күренешләр: Татарстанда көчле җил, урыны белән  тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитә.Томан.

Мәдәният йортында Ф. З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятен тәмамлаучы Илмира Мәҗитова куелышында "Туй" музыкаль-театральләштерелгән постановкасы күрсәтелде. 

Кичә Баулы шәһәренең 4 нче гимназиясенең 7 нче сыйныф укучылары ТНВ телеканалында «Тамчы шоу» интеллектуаль-күңел ачу уенында катнаштылар.

20 октябрьдә Карабаш бистәсендә «БлагоДарение» хәйрия фонды волонтерларының IV слеты узды. Анда Баулы шәһәр укучылар советы волонтерлары да уңышлы катнашты.


20
октябрь, 2019 ел
якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International