Татарстанда эскроу-счетларны куллану белән бәйле рекордлы санда килешүләр төзелгән

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

2019 елның 9 аенда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тарафыннан эскроу счетлары механизмын кулланып өлешләп катнашу буенча 637 килешү теркәлгән.

Татарстан Росреестр идарәсе өлешләп төзүдән проектлы финанслауга күчү чорында (2018 елның 1 июленнән 2019 елның 30 июненә кадәр) Россиядә беренчеләрдән булып, проектлы финанслау системасын - эскроу счетларын кулланып, өлешләп төзүдә катнашу килешүен терки башлады. Әйтик, сентябрьдә генә дә идарә тарафыннан яңа тәртиптә өлешләп катнашу килешүләренең рекордлы саны – 350 дән артык килешү теркәлгән.

Идарә 9 ай эчендә 13600 шундый килешү теркәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International