Кичә Баулы шәһәренең 4 нче гимназиясенең 7 нче сыйныф укучылары ТНВ телеканалында «Тамчы шоу» интеллектуаль-күңел ачу уенында катнаштылар һәм җиңү яуладылар.
"Тамчы шоу" - мәктәп яшендәге балалар өчен интеллектуаль уен. Программада төрле районнардан ике команда (һәр командада 3әр укучы) һәм эксперт катнаша.
