20 октябрьдә Карабаш бистәсендә «БлагоДарение» хәйрия фонды волонтерларының IV слеты узды. Анда Баулы шәһәр укучылар советы волонтерлары да уңышлы катнашты.
Слет программасына волонтерлар өчен мастер-класслар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «БлагоДарение» хәйрия фондын гамәлгә куючы Ирек Салихов белән очрашу, шулай ук волонтерлар үз районнарында тормышка ашырачак социаль проектлар конкурсы кертелгән иде.
Яшь баулылыларның төрле халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнүгә багышланган проекты иң яхшысы дип табылды һәм 10 мең сум күләмендә грант алды.