Яшь баулыларга Халыклар бердәмлеге көне турында сөйләделәр

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Көзге каникулларның беренче көнендә «Яшьләр дөньясы» күп профильле яшьләр үзәге белгечләре 5нче мәктәптә булдылар. Актлар залында башлангыч сыйныф укучылары өчен "Бердәмлектә безнең көч" дип исемләнгән әңгәмә үтте.

Балаларны дәүләт бәйрәме - Халыклар бердәмлеге көне, мөһим тарихи вакыйгалар һәм кешеләр белән таныштырдылар. Тематик викторина үткәрелде. Балалар дәүләт символикасы турында белемнәрен ныгыттылар. Аларга шулай ук Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасының барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр.

Соңыннан укучыларга «Век Татарстана» мультфильмы күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International