Баулы доброволецлары наркотиклар куллануны кисәтү буенча мәгълүмати акция уздырдылар

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

"Яшьләр дөньясы" күппрофильле яшьләр үзәгендә "Без киләчәк яклы" иреклеләр хәрәкәте активистлары белән наркотикларга каршы тору темасына профилактик чара узды.

Активистлар белән әңгәмәне «Без киләчәк яклы» иреклеләр хәрәкәте җитәкчесе Илсаф Илгизәров үткәрде. Ул активистлар белән наркотиклар куллануның зыяны һәм нәтиҗәләре турында сөйләште. Яшьләр арасында наркотиклаштыру проблемасына багышланган документаль фильм күрсәтелде.
Әңгәмә ахырында иреклеләр шәһәр халкы арасында мәгълүмати акция үткәрде, аның барышында мәгълүмати брошюралар таратты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International