Ватанны саклаучылар көне алдыннан Баулы сукырлар җәмгыяте әгъзалары Рафаэль Мостафин музеенда булдылар һәм шахмат-шашка турниры оештырдылар.
Игенчеләрдә февраль аеннан кыш үзенең тизлеген арттыра, дигән фикер бар. Бу, әлбәттә, чып-чын психология, тик, шулай да, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре моның белән килешәләр. Ни өчен дигәндә, зур тизлек белән язгы кыр эшләре якынлаша, бу – игенчеләрнең иң җаваплы имтиханнарыннан берсе.
Татарстанда легаль булмаган сыра продукциясен сатуны киметү максатыннан, төрле төрдәге сыра кегларын маркировкалый башлаячаклар.
Начар метеорологик күренешләр: Татарстан территориясендә буран, көчле итеп кар явуы, бозлавык көтелә.
Район эчендәге автобус маршрутларының вакыты үзгәрде.
Азнакайда "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы финалы узды. Анда Баулы спортчылары да катнашты.
Бу елның гыйнвар аенда терлекчелек тармагы эшенең нәтиҗәләре турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җиткерде.
Көн дәвамында һава торышының начараюы көтелә.
2020 елның 29 февралендә "Физик затлар тарафыннан банкларда активларны һәм счетларны (кертемнәрне) ирекле декларацияләү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2015 елның 8 июнендәге 140-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә ирекле декларациянең өченче этабы тәмамлана.
Узган ял көннәрендә хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Нәкыя Идиятуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.