Баулының ветеран укытучысы зур юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Узган ял көннәрендә хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Нәкыя Идиятуллина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Нәкыя Сәетгалиевна гомере буе укытучы булып эшләгән, шуңа да аны 90 яшьлек юбилее белән котларга район җитәкчелеге вәкилләре, туганнары һәм дуслары гына түгел, элеккеге укучылары да килгән иде.

Юбилярны 90 яшьлек юбилее белән Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина да котлады. Ул Нәкыя апага ныклы сәламәтлек, иминлек теләде һәм юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, шулай ук район башлыгы Рамил Гатиятуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.
Нәкыя Сәетгали кызы 1930 елда Кызылъяр авылында туаган. Башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән, аның гомуми хезмәт стажы – 42 ел. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, оныклары бар.

Фото: Баулы-информ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International