Азнакайда "КЭС-БАСКЕТ"мәктәп баскетбол лигасы финалы узды. Анда Баулы спортчылары да катнашты.
7нче мәктәпнең "Дрим-Тим" яшүсмерләр җыелма командасы бу зур ярышларда көмеш медальләр яулады. Команданың тренеры Руслан Хәмитов сүзләренә караганда, егетләр мондый уңышка өченче ел рәттән ирешәләр.
I урын – "Алтын Урда" (6нчы Гимназия, Казан шәһәре);
II урын – "Дрим-Тим " (7нче мәктәп, Баулы шәһәре);
III урын - "Росток" (Кукмара).