2019 елгы керемнәр буенча декларация кампаниясенең кызган чоры

2020 елның 28 феврале, җомга

1 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр Декларация кампаниясе уза.

Гражданнарның аерым категорияләре салым суммасын мөстәкыйль исәпләргә һәм физик затлар кеременә салым буенча декларация тапшырырга тиеш (3-НДФЛ формасы).

2019 елда салым түләүче түбәндәгеләрне эшләсә, 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиеш:

- 3 елдан да кимрәк вакыт милекчесе булган фатирны  сатканда,

- башка милекне, шул исәптән 3 елдан да кимрәк милекчелегендә булган машинаны сатканда,

- кыйммәтле кәгазьләр сатканда,

- якын туганнары булмаган кешеләрдән кыйммәтле бүләкләр кабул итсә;

- лотереяда отса;

- милекне арендага тапшырса;

- яки чит ил чыганакларыннан керем алса.

Керемнәр турында декларация тапшырырга тиешле гражданнар категорияләре исемлеге РФ Салым Кодексының 228 маддәсендә, шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында бар (www.nalog.ru), ул шулай ук салым түләүчеләргә декларацияне тутыру һәм тапшыру тәртибе турында мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

2019 елгы керемнәр буенча салым декларациясен тутыру һәм тапшыру өчен Россия Федераль салым хезмәте сайтында «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисын куллану аеруча уңайлы. 

Физик затлар кеременә салым салу буенча телдән консультацияләр үзәкнең 8-800-222-222 телефоны буенча, шулай ук 2020 елның 23-24 мартында һәм 24-25 апрелендә узачак Ачык ишекләр көннәрендә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International