Быел Татарстанның һәр эшләүче кешесе тормышында яңа этап – электрон хезмәт кенәгәләренә күчү белән очрашачак.
2020 елның 1 гыйнварыннан Россиядә электрон хезмәт кенәгәсе – барлык эшләүче россиялеләргә яхшы таныш документның яңа форматы кертелә. Электрон китапчык хезмәткәрләрнең үз хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан уңайлы файдалануны тәэмин итәчәк, ә эш бирүчеләргә кадрлар исәбенең яңа мөмкинлекләрен ачачак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт кенәгәсенең яңа форматына күчү ирекле һәм кәгазь кенәгәсен дә саклау мөмкинлеге бирә.