ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2020 ел
сишәмбе

Баулы муниципаль районында ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрне азык-төлек һәм дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоны эшли. Пенсионерларны волонтерларның махсус оештырылган отрядлары тәэмин итәчәк.

Кичә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2020 елда язгы кыр эшләрен оештыру һәм уздыру мәсьәләсе буенча Татарстанның барлык муниципаль районнары белән киңәшмә уздырды.


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

«Татнефть»нең яшь хезмәткәрләре эпидемиология куркынычы югары булган чорда өлкән яшьтәге кешеләргә өйдә калырга ярдәм итәчәк. Бу эшкә компаниянең яшьләр комитеты ӘДНИ студентларын да җәлеп итте. Алар бергәләп Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы торак пунктларда өлкән яшьтәге кешеләргә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләүләр режимын саклауда ярдәм итәчәкләр.

Бүген "Ласточка"да «Хәрәкәтнең яшь инспекторлары» профильле язгы сменасын ачу тантанасы булды.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров нәселле терлекчелекнең торышы белән таныштырды.

Быел Баулыда берничә ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Ремонтны «Безнең ишегалды» республика программасы буенча башкарачаклар.

Татарстанның күпфункцияле үзәге (КФҮ) «Үлемсез полк» реестрын алып баруны дәвам итә.

Казанга Мәскәүдән Cavid-19 авырулы кешеләр белән бергә килгән пассажирларны үзләре турында хәбәр итәргә һәм карантин режимында яшәргә өндиләр. Коронавирус белән көрәш буенча республика штабы коронавирус белән авыручылар Татарстан башкаласына килгән рейсларны атады. 

Начар метеорологик күренешләр: урыны белән бозлавык көтелә, иртән һәм көндез төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитә.

Республиканың 16 районы көзге культураларны тукландыруга кереште. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, бүген бу эшкә Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Әлки, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Теләче һәм Ютазы районнары игенчеләре керештеләр инде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International