«Татнефть» нең яшь хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләргә эпидемиология куркынычы югары булган чорда өйдә калырга ярдәм итәчәк. Бу эшкә компаниянең яшьләр комитеты ӘДНИ студентларын да җәлеп итте. Алар бергәләп Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы торак пунктларда өлкән яшьтәге кешеләргә коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләүләр режимын саклауда ярдәм итәчәкләр.
Волонтерлар азык-төлек, дарулар, почта корреспонденциясен һәм башкаларны өлкәннәрнең өйләренә илтәчәк, кирәк булган очракта, пенсионерларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен онлайн-түләүдә ярдәм итәчәкләр.
⠀
📞Өлкәннәр өчен махсус кайнар линия эшли башлаячак, анда алар үзләренә кирәкле азык-төлек яки дарулар китерүгә заказ бирә алачак. Заказны «Татнефть» яшьләр комитеты активистлары һәм ӘДНИ студентлары алып киләчәк. ⠀
⠀
Әлеге социаль инициативада катнашырга, Баулыда яшәүче өлкәннәргә ярдәм итәргә теләүчеләр «Баулынефть» НГДУсы яшьләр комитеты рәисе Максим Москвичевка мөрәҗәгать итә алалар.