Баулыда интернет "көйсезләнә"

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Баулылар инде берничә көн интернет эшенә зарланалар. Интернеттан файдаланучыларның артуы элемтә сыйфатына йогынты ясый.

Республика җитәкчелеге элемтә сыйфаты мәсьәләсен хәл итәргә тырыша. Татарстан Республикасы Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова билгеләп үткәнчә, узган атнада гына да элемтә операторларына йөкләнеш 30 процентка арткан. Хәзерге вакытта республикада 9 элемтә операторы эшли, 1 миллионнан артык кеше өй интернетын куллана.

Элемтә операторларына йөкләнеш СМС-пропусклар сервисын эшләтеп җибәрү белән бәйле рәвештә дә барлыкка килде. Галимова сүзләренә караганда, беренче 2 көндә "кайнар линия" гә республика халкыннан 15 000 гә кадәр шалтырату килгән, ә инде кичә шалтыратулар сизелерлек кимегән – көнгә 5000 мөрәҗәгать.

Иң күп кыенлыкларны укытучылар һәм мәктәп укучылары кичерә, аларның укуы интернет белән бәйле.

Республика Президенты элемтә операторлары белән сөйләшүләр алып бара - тиздән элемтә сыйфатын яхшырту өчен оптималь карарлар эшләнер дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International